Новости
Версия для печати

Мөхәммәд с.г.в. хак вә соңгы рәсүл


  18.06.2007  

        Әлһәмду лилләһи раббил гәләмин вәссаләтү вәссәләмү гәлә рәсүлиһи Мөхәммәд вә гәлә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгин.

       Аллаһу субхәнәһу вә тәгалә әдәм балаларын җир йөзенә урнаштырган соңында аларга  дөрес яшәүләре өчен үз илчеләрен җибәреп торды. Аллаһның иң соңгы рәсүле булып Мөхәммәд с. г. в. килде һәм Аллаһ тәгалә аңа Коръән Кәрим исемендәге китабын җибәрде. Шул китапта аның рәсүл булуы, илчеләрнең иң соңгысы булып килүен аятьләр илә ныгытты.

      Аллаһ тәгалә Коръән Кәрим китабында әйтте:

      “ Мөхәммәд –Аллаһның рәсүледер...” дип (Фәтх – 28)

      Рәсүл дигән сүз –  Аллаһның китабын вәхи аркылы кабул итеп, аны адәмләргә ирештерүче дигән мәгънәгә ия.

     Икенче  аятьтә Раббыбыз әйтә:

     “...һәм сине ий, Мөхәммәд, бөтен дөнья кешеләренә ислам динен өйрәтер өчен илче итеп җибәрдек. Кешеләрнең бөтен эшләрен күреп, белеп торырга Аллаһ үзе җитәдер. Кемдә кем рәсүлгә итагәть итсә - Аллаһга итагәть иткән буладыр, һәм бер кеше рәсүлгә итагәть итүдән баш тартса, дөреслектә, Аллаһга итагәть итүдән баш тарткан буладыр, без сине итагәть итмәгән кешеләрне саклаучы итеп җибәрмәдек”.  (Ниса, 79-80 аят)

     Тагы бер аятькә күз салыйк:

    Әйт: “Ий, кешеләр! Тәхкыйк мин барчагызга – бөтен дөнья кешеләренә Аллаһыдан җибәрелгән рәсүлмен”.(әл-Әграф - 158) 

     Аллаһ тәгалә Мөхәммәд с.г.в.не рәсүлләрнең һәм пәйгәмбәрләрнең иң соңгысы булуы хакында:

    “Мөхәммәд берегезнең дә атагыз булмады ләкин ул Аллаһның рәсүле һәм пәйгәмбәрләрнең иң ахыры булып җибәрелде”,–дип әйтә. (әл-Әхзәб – 40)

     Рәсүл әкрам с.г.в. үз хакында ошбу сүзләрне әйтте:

       “... һәм мин бөтен кешеләр өчен илче булып җибәрелдем һәм минем белән пәйгәмбәрләр килүе туктады”. (Сахих Мөслим, 523 хәдис)

     Югарыда зикер ителгән аятьләр һәм хәдистән чыгып шуны әйтергә була, кемдә кем үзен пәйгәмбәр, яки Аллаһның рәсүле дип игълан итә икән, ул кеше ялганчы, Аллаһның Коръәненә һәм Мөхәммәд с.г.в.нең сөннәтенә көферлек иткән кеше дип санала. Шулай ук, анарга ияргәннәр дә  хак юлдан тайпылучылардан булалар.




Другие новости раздела:

Вчера последовало первое неанонимное и официальное опровержение сообщений ряда западных СМИ о «запрете» ислама в Анголе. Об этом сообщает, со ссылкой на информационные агентства. «В Анголе не ведется войны против ислама. ...
Российские власти реализуют трехуровневую систему исламского образования, которая позволит готовить квалифицированных имамов на территории страны. Об этом заявил полномочный представитель президента РФ в Приволжском федеральном округе Михаил Бабич на в... ...
Волгоград. 9 октября. ИНТЕРФАКС-ЮГ - Полиция Волгограда проводит проверку информации из интернет-блогов о листовках, в которых цитировались якобы суры из Корана, демонстрирующие превосходство мусульман над приверженцами других религий. "Проводится ...
В ходе предшествующего мусульманского поста – уразы медики Татарстана напоминают о том, что воздержание от пищи в Рамадан недопустимо для людей, имеющих проблемы со здоровьем. Не имеющим медицинских противопоказаний следует соблюдать принципы ...