Новости |
Во имя Аллаха Милостивого, Милосердного!
Уважаемые братья и сестры!
Позвольте мне от имени Духовного Управления мусульман Республики Татарстан и от себя лично поздравить Вас с праздником Ураза-байрам!
Этот благословенный праздник знаменует окончание священного для всех нас месяца Рамадан, когда мусульмане всего мира, следуя заповедям Аллаха, держали пост, выстаивали ночные молитвы «таравих» и просили Аллаха о прощении, помощи и благодати.
Пусть Всевышний Аллах в эти славные праздничные минуты примет наш пост и наши старания в этом благословенном месяце, ниспошлет свою милость и благодать!
Пусть Всевышний Аллах ниспошлет мир и спокойствие нашим народам, и да пребудет его благословение в каждой семье, в каждом доме!
Дай Аллах нашей родине процветания и благополучия!
Председатель ДУМ РТ,
Муфтий Гусман хазрат Исхаков
Бисмилляхи-рахмани-рахим!
Газиз мөселмән кардәшләр, милләттәшләр, ватандашлар!
Татарстан Диния Назарәте һәм үз исемемнәң мөкатдәс Рамазан ае тәмамланып Гыйдел-фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән барчагызны тәбрик итәм.
Әлхәмдү лилләһи, ел буе көтеп алынган уразабызны тоттык, иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык. Изге Рамазан ае барысын – яшен-картын, ярлысын-баен, урта хәллесен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, күпкенә кешеләргә гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотарга, намазга да басуга сәбәпче булды.
Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләренең иң зурысы: “Кемнең Рамазан аенда тоткан уразасы кабул булса, ул кешене анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, – дигән Рәсүлебез үзенең хәдисендә, бу чыннан да бик зур сөенеч. Шушы изге айны йомгаклаучы гает бәйрәмендә укыган догаларыбыз, биргән фитыр садакаларыбыз һәм барча кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә кабул әйләсә иде.
Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә илләребезгә-көннәребезгә хәерле иминлекләр һәм тынычлыклар бирсен, Җәнәбел Хак телләребезне йомшаклык, күңелләребезгә пакьлек, иманнарыбызны ныклык илә баетсын.
Йортларга байлык-муллык, әти-әниләргә сабырлык, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга сәламәтлек, авыруларга хәерле шифалар насыйп булсын.
Тәүфиксызлыкта, динсезлектә йөргәннәргә хак юлны табарга язсын, киләчәк буыннарга да әлеге юлда йөрергә насыйп әйләсен, мохтаҗлар башкаларның ярдәменнән мәхрүм калмасын.
Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгаләдән көч-куәт, гайрәт һәм ихласлык бирсен иде дип теләп калабыз. Сугыш афәтләреннән, ачлык һәм бала хәсрәтләреннән Раббыбыз Үзе сакласын.
Безнең сөекле ватаныбызга, бөтен галәмгә сәгадәтен юлласын.
Рамазан бәйрәме мөбәрәк булсын!
Изге догалар белән,
ТҖМ ДН рәисе, мөфти Госман Исхакый
Волгоград. 9 октября. ИНТЕРФАКС-ЮГ - Полиция Волгограда проводит проверку информации из интернет-блогов о листовках, в которых цитировались якобы суры из Корана, демонстрирующие превосходство мусульман над приверженцами других религий. "Проводится ... |
В ходе предшествующего мусульманского поста – уразы медики Татарстана напоминают о том, что воздержание от пищи в Рамадан недопустимо для людей, имеющих проблемы со здоровьем. Не имеющим медицинских противопоказаний следует соблюдать принципы ... |