Новости
Версия для печати

ПО случачаю 50-летнего юбилея муфтия Татарстана поздравил мэр г. Казани И.Р.Метшин


  26.05.2007  

Хөрмәтле Госман хəзрəт!

Сезне 50 яшьлек юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән котлыйм һәм купьеллык намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Күркәм гамәлләргә бай булган хәерле гомерегезнең олуг бәйрәмен Сез халкыбызга Ислам нуры

Э иман нуры таратучы, җәмгыятебезнең әхлак нигезләрен саклауга күп көч куйган дин әһеле, Диния нәзарәтенең мөселман җәмгыятен берләштерүче көч икәнен раслаучы җәмәгать эшлеклесе баларак каршылыйсыз.

Ныклы дини белемегез, һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек итагатьле күркәм холкыгыз, күңелләргә үтеп керерлек вәгазьләрегез белəн халкыбызның ихтирамын яуладыгыз. Ислам диненең асылын аңлатуга нигезләнгән тирән эчтәлекле дини хезмәтләрегез халык өчен җан ризыгы булып тора.

Сез югары дини лидер булып танылдыгыз, Татарстанның үзәкләштерелгән мөселман оешмасы – Диния нәзарәте эшчәнлеген җайга салдыгыз, әхлакый яңарыш һәм конфессияара килешү процессына уңай тәэсир иттегез. Диннәр арасындагы хезмәттәшлек һәм үзара аңлашулар булдыруга зур өлеш керттегез. Халыкара Ислам конференцияләрендә Татарстан һәм Россиянең диннәр арасындагы татулыкка ирешү казанышларын пропагандалап, дөнья күләмендә абруй казандыгыз.

Сез – кешеләрнең күңелләре, рухлары белəн эш итәсез. Аллаһ кануннарын, шәригатьне, Коръән хөкемнәрен аңлашып, дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу юлын күрсәтәсез, халыкны яхшы гамәлләргә, күркәм гадәтләргә өндисез.

Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә динебез, халкыбыз, Ватаныбыз өчен хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп итсен, йортларыгызга иуллык-бәрәкәтт иңдерсен, кылган гамәлләрегез нәтиҗәсендә киләчәктә тагын да сәгадәтлерәк тормышларда яшәргә язсын!

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, барлык күркәм эш-гамәлләрегездә уңышлар телим!

Казан шәһәре Мэры И.Р.Метшин




Другие новости раздела:

Вчера последовало первое неанонимное и официальное опровержение сообщений ряда западных СМИ о «запрете» ислама в Анголе. Об этом сообщает, со ссылкой на информационные агентства. «В Анголе не ведется войны против ислама. ...
Российские власти реализуют трехуровневую систему исламского образования, которая позволит готовить квалифицированных имамов на территории страны. Об этом заявил полномочный представитель президента РФ в Приволжском федеральном округе Михаил Бабич на в... ...
Волгоград. 9 октября. ИНТЕРФАКС-ЮГ - Полиция Волгограда проводит проверку информации из интернет-блогов о листовках, в которых цитировались якобы суры из Корана, демонстрирующие превосходство мусульман над приверженцами других религий. "Проводится ...
В ходе предшествующего мусульманского поста – уразы медики Татарстана напоминают о том, что воздержание от пищи в Рамадан недопустимо для людей, имеющих проблемы со здоровьем. Не имеющим медицинских противопоказаний следует соблюдать принципы ...