Новости |
Хөрмәтле Госман хәзрәт!
Сезне һәм Татарстан Ресбупликасының барлык мөселманнарын чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Изге Рамазан шәриф ае быел да иманыбызны ныгытып игелекле гамәлләргә рухландырды, аларны тормышка ашыруда көч-куәт өстәде.
Шушы мөкатдәс бәйрәм көнендә Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Һәр мөэмин-мөселманның бәйрәме мөбарәк, табыны – түгәрәк, тормышы бәрәкәтле булсын. Һәрбарчабызның гаиләсе, туганнары, дуслары исән-сау һәм бәхетле яшәсен.
Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән киләсе Рамазан айларын да бергәләп үткәрергә язсын.
Минтимер Шәймиев